5 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда «Алга! Поехали!» премиясенә гаризалар кабул ителә
Казанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Алга! Поехали!» еллык премиясе узачак. Анда Татарстанның мәктәп укучылары, студентлары, остазлары һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекләре командалары катнаша ала. Премия социаль әһәмиятле проектлар тормышка ашырган, игелекле эшләр башкарган һәм хәрәкәт эшчәнлегендә актив катнашканнарны бүләкләүгә юнәлдерелгән.
-
Яңалыклар
Үзәк банкта зыян күргән банкноталарны алыштыру мөмкинлеге турында сөйләделәр
Зыян күргән банкноталарны ялган билгеләре булмаса һәм башлангыч мәйданның кимендә 55 проценты саклап калынса, алмаштырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости Россия Банкының Үзәк федераль округы буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә СВОның 9 ветераны белем ала башлады
Казан дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе»нең яңа уку агымы старт алды. Россельхозбанк һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының уртак белем бирү проекты кысаларында 35 кеше фермер хуҗалыгын алып бару һәм керемле агробизнес башлау серләренә өйрәнәчәк. Алар арасында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары да бар.
-
Яңалыклар
Табиб антибиотик эчкәндә тәм-томның нинди куркыныч белән янавын аңлатты
Антибиотик эчкәндә шикәр һәм башка тәм-том ашау эчәкләрнең файдалы микрофлорасын җимерә. Табиб Зөһрә Павлова “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Казанда грипп йоктырып авыручылар саны арткан
Казанда сентябрь башыннан Сулыш тын юллары ялкынсыну һәм грипп белән авыручылар саны арткан.
-
Җәмгыять
Илсур Метшин: «Казанда эш һәм иҗат өчен шартлар тудырыла»
Узган уку елында Казан педагоглары 184 млн сумнан артык төрле ярдәм чаралары алган.
-
МӨҺИМ
Кадерле икмәк: Татарстанда бөртеклеләрне җыеп бетерделәр
Өч атналык эш өч айга кадәр сузылды. Быелгы урып-җыю кампаниясен игенчеләр әнә шулай тасвирлый.
-
Яңалыклар
Казанда ислам дөньясының иң яхшы яшь галимнәрен бүләкләделәр
Казанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең IV Яшьләр фәнни конгрессы тәмамланды. Дүрт көн эчендә ул ИХО һәм Россиянең 20 дән артык дәүләтеннән йөзгә якын яшь галим, тикшеренүче һәм студентларны җыйды. Быелның төп темасы глобаль сынаулар шартларында тотрыклы иминлеккә ирешү булды.
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда тычкан бизгәге йоктыручылар саны ике тапкыр арткан
Тычкан бизгәгенең төп күтәрелеш чоры яз, җәй һәм көз айларына туры килә. Шуңа өстәп, быел белгечләр бу елда күтәрелеш көткән иде. Шулай булып чыкты да.
-
Яңалыклар
Искәндәр Гыйниятуллин: «Йортлар һәм биналар барысы да бер үк вакытта җылына алмый»
1 октябрьдә Казанда ягып җылыту сезоны башланды. Хәзерге вакытта шәһәрдәге балалар бакчаларының, мәктәпләрнең һәм аерым урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләренең барысы да, шулай ук 5574 күпфатирлы йортның 5054е җылылык белән тәэмин ителгән.
-
Яңалыклар
Татарстан буенча Роспотребназдзор идарәсе: талпаннар чорына нәтиҗә ясый торырга була
Матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребназдзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина талпан кадалу сезоны тәмамлануга таба баруын билгеләп үтте.
-
Яңалыклар
2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк
2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр, 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләнәчәк, дип белдерде Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында 2027-2029 елларга РФ Федераль бюджеты проекты параметрлары турындагы парламент тыңлауларында. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
МӨҺИМ
Чорсыз чир: быел H1N1 гриппының яңа штаммнары белән очрашачакбыз
Ике ел фасылы очрашкан чорга кердек. Белгечләр фаразлары буенча, бу ел да ике ел элек очрашкан H1N1 гриппы вирусы йогынтысында узачак. Өстәвенә, аның яңа штаммнары барлыкка килгән. Ә безнең аларга каршы иммунитет юк әлегә. Саклануның ике юлы гына бар.
-
Җәмгыять
«Безнең заман»: «Россиядә мондый фестивальләр бүтән юк»
«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XIV ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана. Анда хезмәт кенәгәсендә 9 айдан артык стажы теркәлгән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр катнаша ала.
-
Яңалыклар
Донбасска Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәм барып җитте
Луганск һәм Донецк республикаларына Татарстаннан чираттагы гуманитар конвой килде. Гуманитар йөкне Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов озата бардылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.